"Саумы, дөнья!", саумы, 12 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш!
Аяз күктә кояш көлә, нурларын җиргә сибә.
Безнең сәхифә аша ул: "тор әйдә, уян!" - дия!
Иртәләрегез рәхәт, матур, күңелле булсын дисәгез, балачактагы кебек һәр яңа көнне яңа могҗиза дип кабул итәргә кирәк. Ә бу чынлап та шулай бит! Яңа көн - ул һәрчак яңа старт, булган хаталарыңнан баш тартып, яңача яши башлау мөмкинлеге!